Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 октябрь 2018, 17:05

Яңа Кабан мәктәбе укучылары янә Адлерга барды

Яңа Кабан интернат-мәктәбе командасы ярышлардан кубок һәм медальләр белән кайтты. Адлер шәһәрендә җиңел атлетиканың дүрт төре буенча «Шиповка юных» бөтенрусия ярышлары үтте. Программага 60 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, снаряд ыргыту һәм 600 метрга йөгерү керде.

2007-2008 елларда туган үсмерләр ике көнлек ярыш йомгаклары буенча авыл мәктәпләре арасында җиңүче дип танылды. Алардан соң 14-15 яшьлек кызлар ярыша башлады. Азалия Гыйльметдинова, Лиана Закирова, Эльза Сәлимова, Карина Ямалиева 4x100 эстафетасында өченче булып килделәр. Алар бу араны 56,43 секундта үтте. Ярыш йомгаклары буенча кызлар җыелма командасы, көндәшләреннән 28 очкога гына калышып, команда зачётында дүртенче булды.
Укучыларның җиңүендә көчле тренерлары Владимир Спиридоновның өлеше бик зур, аның мондый абруйлы ярышларга укучылар белән беренче ел гына баруы түгел. Былтыр кызлар гына барса, быел ул малайларның кече төркемен дә әзерләгән.
- Беренче чиратта балаларга әлеге ярышларның нинди дәрәҗәле булуын күрсәтергә телим. Үзләренең башкалардан калышмауларына ышансыннар, - дип билгеләде ул.
Владимир Спиридонов перспективага эшли: олыларына алмашка кече төркемне әзерли. Кызларның да кече төркемен җыярга планлаштыра.
- Җәй буе балалар киеренке әзерләнделәр, көндәлек күнекмәләрне хәтта поездда да калдырмадылар. Озайлы тукталышлар булганда перронда күнегүләр эшләделәр. Адлерда да иртәнге сәгать 7дә үк тордылар, 20 минут дәвамында йөгерделәр, махсус күнегүләр ясадылар, ә кич зур стадионга йөрделәр, - дип сөйли Владимир Иванович. - Шулай ук ял иткән вакытларында балалар Олимпиада уеннарын ачу һәм ябу тантанасы үткән Олимпиада паркының иң зур корылмасы - «Фишт» стадионын күрделәр. Кояш батканда Сочиның Олимпиада паркы әкият патшалыгына охшый. Шул вакытта анда зур тамаша башлана – фонтаннар "җырлый". Безнең спортчылар Олимпиада боҗрасы, Олимпиада һәм Паралимпиада медальчеләренең исемнәре уеп язылган стена янында истәлеккә фотога төште.
Малайларның кече төркемен кызлар алыштырган. Владимир Спиридонов сөйләвенчә, малайларның Сочидан кайтып китәсе килмәгән. Ә кызлар, кайтышлый, Волгоградта тукталганнар һәм Мамай курганында булганнар.
- Менә ичмасам мәһабәт корылма ул - Мамай курганы! Бөтенләй икенче үлчәнешкә килеп кергән кебек буласың, күзләргә яшьләр килә һәм күңелеңне иксез-чиксез ватанпәрвәрлек хисе биләп ала. Һәрбер һәйкәл, һәрбер сын уйланырга мәҗбүр итә... «Ватан-ана»га якынлашканда хисләрдән хәтта тез буыннары йомшара! Искиткеч тәэссоратлар! – дип кичерешләре белән уртаклашты Владимир Иванович.
Әйе, Сочи балаларда тирән эз калдырган. Ә аңа кадәр аларга киеренке күнегергә туры килгән, чөнки мондый ярышларга иң көчлеләр генә эләгә. Башта Уфада Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган ярышларда катнашканнар һәм җиңү яулаганнар. Казанда үткән ярышларда икенче урынга чыкканнар. Шуннан соң гына аларга Сочига юл ачылган. Аларга ышанган һәм ярышларга барырга акча бүлгән район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә, тренерлары В.Спиридоновка, мәктәп директоры Г.Бәшәровага чиксез рәхмәтле яшь спортчылар.
Читайте нас: