Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2018, 18:06

«Прикамье»да пенсионерлар арасында фестиваль үтте

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында район спартакиадасы кысаларында ГТО комплексы нормаларын үтәү буенча спорт фестивале үтте.

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында район спартакиадасы кысаларында ГТО комплексы нормаларын үтәү буенча спорт фестивале үтте.
Фестивальне «Прикамье» директоры, ГТО комплексы нормаларын муниципаль тестлаштыру үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина ачты. Аның раславынча, ил буенча 6 милионнан артык кеше ГТО нормаларын үтәгән. Әлеге мөһим эштән безнең район халкы да читтә калмый: 3600 кеше әлеге комплекс нормаларын үтәгән. Һәм шунысы сөенечле, алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп. Район пенсионерларының күбесе сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, үткәрелгән ярышларда катнаша һәм призлы урыннар ала.
Әлеге спорт бәйрәме дә шуны раслый. Фестивальдә 11 авыл биләмәсеннән икешәр ир-ат һәм берәр хатын-кыздан торган командалар катнашты. Ә Николо-Березовка авыл биләмәсеннән төп командадан тыш, шәхси зачетта ярышкан тагын берничә кеше катнашты. Фестивальдә катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Ольга Стёпкина сәламләде. Ольга Григорьевна спорт ярышларында актив катнашканнары өчен аларга рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм яңа спорт биеклекләренә ирешүләрен теләде. ГТО комплексы нормаларын муниципаль тестлаштыру үзәгенең баш судьясы Динар Әнвәров фестиваль программасы белән таныштырды һәм биремнәрне үтәү буенча инструктаж үткәрде. Ә фестивальдә катнашучыларга бай һәм катлаулы ярыш программасы тәкъдим ителде. Анда иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, ату һәм хатын-кызларга – 2, ир-атларга 3 километрга йөгерү булды. Ә «Прикамье» тренерлары һәр күнегүне ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте. Ярышлар башлангач, ир-атлар электрон винтовкадан атырга чиратка басты. Һәр кешегә биш тапкыр ату мөмкинлеге бирелде. Кайберәүләрнең пулясы мишеньгә бөтенләй эләкмәде дә. Бер дә гаҗәпләнерлек түгел, яшь барыбер үзенекен итә. Кемнеңдер күзе начар күрә, кемнеңдер йөрәге гадәттәгедән ныграк тибә.
Шулай да катнашучыларның күбесе яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Мәсәлән, Мүзәк авыл биләмәсеннән Пайдимир Пайкиев мөмкин булган 50 очкодан 39 очко җыйды.
Биредә шуны билгеләп китәргә кирәк, әлеге биләмә пенсионерлары районда үткәрелгән ярышларның барысында да катнаша. Һәм бу фестивальгә дә башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Адольф Дмитриев Пайдимир Пайкиев, Вячеслав Татиев һәм Любовь Александрова составындагы тулы команда белән килгән.
Иелү күнегүен эшләүчеләр бик аз булыр, дип уйлаган идем. Ләкин хатын-кызлар бер-бер артлы чын могҗиза күрсәтә башлагач, таң калдым. Аларның бу күнегүләре ир-атларга караганда яхшырак килеп чыкты, барыбер дә аларга табигый сыгылмалылыклары ярдәм итте. Ә ир-атларның күбесенә еллар буе җыелган «авторитет»лары комачаулады.
- Егерме өч, егерме дүрт, егерме биш! Арлан авыл биләмәсеннән Виктор Егоров менә шулкадәр тапкыр идәннән гәүдәсен күтәрде. Ә бит аңа 69 яшь!
Шул рәвешле һәр спорт төрендә иң көчлеләр һәм бик көчле булмаганнар да ачыкланды. Барлык күнегүләр дә үтәлгәч, гомум йомгак ясалды. Беренче урынны башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Нуршаев, Римма Шуматбаева һәм Финас Ситдыйков составындагы Шушнур авыл биләмәсе командасы алды. Икенче урында – Арлан, өченче урында Николо-Берёзовка авыл биләмәләре командалары булды.
Читайте нас: