Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 ноябрь 2018, 14:07

Вера Исмәгыйлова вертикаль йөгерүдә җиңүче булды

Сезгә биеккә менүе авырмы?

Сезгә биеккә менүе авырмы? Тыныгыз кылысмыйча гына ничәнче катка кадәр менә аласыз? Гомумән, ничәнче катка кадәр бер туктамыйча менә алыр идегез? Ә менә Вера Исмәгыйлова 32 катка кадәр дә бик җиңел генә менә ала. Өстәвенә, атлап түгел, ә йөгереп.
Вера Исмәгыйлова – «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча тренеры. Һәм аның стихиясе су булса да, күптән түгел Вера Владимировна вертикаль йөгерүдә катнашты һәм анда җиңүче булды. Ярыш Уфаның иң биек IDEL TOWER бинасында үтте. Октябрь проспекты һәм Русия тыкрыгы кисешкән урында урнашкан 100 метр биеклектәге бу бина бер ел эчендә күтәрелеп чыкты һәм башкаланың бердәнбер иң биек торак йорты исемен алды.
Җиңел атлетларга шул 100 этажны яисә 32 катны - барлыгы 760 баскыч үтәргә туры килде.
Әлеге беренче һәм гадәти булмаган ярышларда Уфадан һәм Русиянең 9 төбәге буенча 40 шәһәрдән 175 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга – 18, ә иң олысына 57 яшь иде. Һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы күрсәткеч безнең Вера Исмәгыйлованыкы булды. Ул 32 катны 3 минут 20 секундта үтте. Һәм аңа 7000 сумлык сертификат тапшырылды.
- Мондый ярышларда беренче тапкыр катнашуым. Алар турында Интернеттан, бер сайт аша белдем. Әлеге ярышларда үземнең яшь категориясендә беренче урын алдым. Җиңел атлетика белән күптән түгел генә шөгыльләнә башладым, һәм фәкать үзем өчен генә. Моңа кадәр Казанда ярыммарафонда - түбәтәйләр киеп өч километрга йөгерүдә катнашкна идем, - дип сөйли җиңүче.
- Югарыга йөгерү авыр булдымы?
- Бик авыр булмады, чөнки катлар арасында волонтерлар дәртләндереп, көч биреп торды.
Оештыручылар киләсе вертикаль йөгерү 2019 елның сентябрендә булачак дип ышандыра. Һәм ул бөтен Русиядән ким дигәндә 300 спортчыны җыячак дип өмет итә.
Читайте нас: