Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 декабрь 2018, 17:35

Өлкән яшьтәгеләр арасында ярышлар тәмамланды

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында өлкән яшьтәгеләр арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында быелгы соңгы ярышлар үтте. Бу юлы пенсионерлар йөзү буенча ярышты. Инвалидлар көне уңаеннан ярышларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә чакырылган иде.

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында өлкән яшьтәгеләр арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында быелгы соңгы ярышлар үтте. Бу юлы пенсионерлар йөзү буенча ярышты. Инвалидлар көне уңаеннан ярышларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә чакырылган иде.
Андый ярышлар өлкән яшьтәгеләрне спорт ярышлары гына түгел, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге буларак та үзләренә тарта. Мүзәк авыл советының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Адольф Дмитриев раславынча, алар быел район күләмендә үткәрелгән барлык ярышларда да катнашканнар. Узган ел азагында үткәрелгән йөзү буенча ярышларда өченче урынны алганнар. Былтыр да катнашкан Геннадий Николаев ярышларга быел да килгән. Аның белән тагын Люция Демидова бар иде.
Яңа Кабан авыл советының башлангыч вететаннар оешмасы рәисе Римма Төхбатуллина үзе дә ярышларда катнашырга булган. Ул үзе белән Дәниф Хаҗиев белән Хәмит Төхвәтуллинны алып килгән.
Яңа Бура авыл советының башлангыч вететаннар оешмасы рәисе Олег Байдуганов та үзе башкаларга үрнәк күрсәтергә булган.
Катнашучылар арасында Яңа Янъегет авыл советыннан Фирдәвис Хәмидуллиннны күрүемә шатландым. Йөзү буенча узган ярышларда ул ир-атлар арасында иң өлкәне иде. Ә быел аңа 79 ел тула. Ә аның команда буенча «хезмәттәше» Рәйсә Якупова - хатын-кызлар арасында иң зурысы. Хатын-кызның яше турында сөйләргә ярамаса да, миңа сер итеп кенә аңа 78 яшь булуын әйттеләр. Шуңа карамастан, Рәйсә апа быел да күп кенә ярышларда катнашты.
Ярышларда 8 авыл биләмәсеннән 21 кеше катнашты. Ә Саузбаш һәм Куян авыл биләмәләреннән хатын-кызлар командалары гына булды.
Ярышта катнашучыларны «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Татьяна Сайгина сәламләде һәм аларга яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. Татьяна Витальевна сүзләре буенча, яхшы бассейн булу нәтиҗәсендә районда йөзү популяр спорт төрләренең берсенә әйләнеп бара. Биредә халыкка 10 төрле хезмәт күрсәтелә. Бассейнга йөрүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләрнең дә күп булуы сөендерә. Бу аларның сәламәтлекләрен ныгыту белән актив шөгыльләнүләрен, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын аңлата.
Шуны исәпкә алып, көннең беренче яртысында бассейн социаль бәяләр буенча хезмәт күрсәтә.
Район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина раславынча, быел «Сәламәтлек» фестивале кысаларында 15 спорт төре буенча 9 ярыш үткәрелгән. Һәм аларның барысында да өлкәннәр актив катнашкан.
- Бүгенге ярышка иң кыю һәм иң тәвәккәлләр килгән, - дип дәртләндерде катнашучыларны Ольга Григорьевна. Ул шулай ук 2019 елның февралендә яңа спартакиада башланачагын белдерде.
Баш судья Вера Исмәгыйлова таныштырган ярыш программасына ярашлы, беренче булып хатын-кызларга старт бирелде. Беренче йөзүдә үк Яңа Бура авыл советыннан Римма Идулбаева һәм район үзәгеннән Люция Батталова финишка берьюлы диярлек килеп, беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. Өченче урын Римма Төхбатуллинага бирелде.
Ә ир-атлар арасыннан Вильдан Назыровка тиңнәр булмады. 25 метр озынлыгындагы бассейнны 19,15 секундта йөзеп, яшь чагында физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе булып юкка гына эшләмәвен ул тагын бер тапкыр раслады. Пьедесталның икенче һәм өченче баскычларына Геннадий Николаев һәм Олег Байдуганов күтәрелде.
Инвалидлар арасында район үзәгеннән Анатолий Стренго һәм Яңа Кабаннан Хәмит Төхвәтуллин дистанцияне икенче һәм өченче булып үттеләр.
Эстафетада беренче урынны район үзәге командасы алды, икенче һәм өченче урыннар Яңа Бура һәм Яңа Кабан авыл биләмәләре командаларына бирелде. Шуны әйтеп үтәсем килә, Куян авыл биләмәсе командасы яңакабанлылардан бер генә секундка артта калды.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: