Кама таңнары
+13 °С
Облачно
Спорт
7 Декабря 2018, 12:06

Якташыбыз милли спорт премиясенә лаек!

Краснокама районы Николо-Березовка авылыннан Ольга Изилаева милли спорт премиясе лауреаты булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул авыл җирлегендә физик культура, спорт эшен иң яхшы оештыручылар категориясендә “Спорт барыбыз өчен дә” номинациясендә җиңүгә иреште. Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.


– Чыннан да, монда, бу сәхнәдә басып тору - зур нәтиҗә. Республика, Краснокама районы һәм районның “Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексы данын яклавым белән горурланам. Конкурс дәвамында ярдәм күрсәткән өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Мин яраткан эшемне башкарам һәм аны дәвам итәчәкмен, – диде Ольга Изилаева.


Милли спорт премиясе 2010 елда Русия Хөкүмәте тарафыннан физик культура һәм спорт өлкәсендә спортчыларның, тренерларның һәм белгечләрнең һөнәри эшчәнлеген дәртләндерү максатында гамәлгә куелган иде.


Читайте нас