Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
29 декабрь 2018, 17:28

Оптимизм кубогы өчен көрәштеләр

Николо-Берёзовка авылында беренче тапкыр «Оптимизм кубогы» исеме астында волейбол буенча беренчелек үтте.

Аны «Оптимист» ир-атлар клубы белән берлектә «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы оештырды. Чакырулар төньяк-көнбатыш төбәкнең биш районына һәм өч шәһәренә җибәрелгән иде, ләкин ярышка 5 кенә команда килде. Барлыгы илле яшьтән узган 40тан артык спортчы ктанашты. Ир-атлар ике җиңүгә кадәр өч партия уйнады. Нәтиҗәдә «Оптимизм кубогы»на Нефтекама шәһәренең «Илһам» командасы ия булды.
Краснокамалылар алардан бер генә очкога калышты, ә Калтасы районы пенсионерлары өченче урында булды.
Турнир ел саен үткәрелер һәм анда тагын да күбрәк командалар катнашыр дип ышанабыз.
Читайте нас: