Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2019, 18:11

Җиде гаилә ярышты

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабын узды.

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексының спорт залында 7 позитив, кыю, спорт яратучы гаилә җыелды. Шунысы үзенчәлекле, гаилә командалары составына әниләр, әтиләр һәм балалар гына түгел, мотлак дәү әниләр һәм дәү әтиләр дә керде.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабында катнашучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов, муниципаль тестлаштыру үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина сәламләделәр.
Гаилә командалары арасындагы фестиваль программасы бай эчтәлекле булды. Катнашучыларга турникта күтәрелү, 16 килограммлы гер күтәрү, идәннән күтәрелү һәм башка спорт төрләре буенча ГТО нормаларын тапшыру тәкъдим ителде.
Бар этаплар да киеренке көрәштә барды. Көярмәннәр һәм тамашачылар ярыш барышын күзәтеп бардылар һәм бик борчылдылар. Барысы да бик тырышты. Ярышлар чын гаилә спорты, сәламәт һәм күңелел ял итү бәйрәменә әйләнде.
ГТО комплексы фестивале җиңүчеләре Раздолье авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе булды: гаилә башлыгы Әнфис Гарифуллович, әниләре Альбина Мәүләвиевна, кызлары Миләүшә Әнфисовна һәм 76 яшьлек дәү әтиләре Мәүләви Өлфәтович Гайдуллин. Икенче урында Николо-Березовкадан Дмитриевлар гаиләсе булды: әтиләре Андрей Александрович, әниләре Айгөл Мансуровна, уллары Максим Андреевич һәм дәү әтиләре Александр Владимирович Дмитриев. Өченче урынны алучылар да Николо-Березовкадан – Низаметдиновлар гаиләсе: әтиләре Марсель Хатипович, әниләре Эльвира Фәнүровна, уллары Арслан Марселевич, дәү әниләре Илсөяр Касыймовна Низаметдинова.
Теглар:гто
Читайте нас: