Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2019, 12:55

Максат бер - җиңү!

Районда хатын-кызлар фестивале узды.

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында беренче язгы бәйрәм алдыннан район үзәгендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр командалары арасында традицион спорт фестивале үтте.
Фестивальне район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов ачты. Ул фестивальдә катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм югары спорт күрсәткечләре теләде. Район хакимиятенең физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов фестиваль программасы белән таныштырды һәм шулай ук катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
Фестиваль башында 8 команданың һәрберсе үзләренең речевкалары белән чыгыш ясады. Олимпиа уеннарының девизы «Иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу» булса, бу фестивальгә һәр катнашучы бердәнбер максат белән – җиңәргә дип килгән!
Командалар дартс, урыннан озынлыкка сикерү, кәрзингә туп ыргыту ярышларында, җиңел атлетика һәм катнаш эстафеталарда ярышты. Шуңа күрә катнашучыларның һәрберсеннән тизлек тә, җитезлек тә, төзлек тә һәм тагын бик күп сыйфатлар таләп ителде. Әйтик, дистанцияне барысыннан да тизрәк үтсәң яки барысыннан да ераккарак сикерсәң дә, дартста яки кәрзингә туп ыргытуда очколарыңны югалтуың бар. Шуны билгеләргә кирәк, командаларның барысы да барлык төр ярышларны да уңышлы үтте һәм финалга ышанычлы килеп җитте.
Үзәк район дәваханәсенең речевкасы иң яхшысы булды. Ә барлык ярыш йомгаклары буенча «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы беренче урында булды. Икенче урын район мәгариф бүлеге командасына бирелде. Өченче урында район хакимияте һәм финанс идарәсе командасы булды. «Җылылык челтәрләре» җәмгыяте һәм яшьләр эшләре буенча комитет командасы дүртенче урынны алды. Аннары – янгын часте, Николо-Березовка авыл биләмәсе, мәдәният бүлеге һәм үзәк район дәваханәсе командалары.
Фестивальдә катнашучыларны «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе рәисе Альбина Минәҗева котлады һәм уңышлар теләде.
Читайте нас: