Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2019, 14:47

Спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме

Укучылар кышкы спорт төрләрендә ярышты.

Кышкы спорт төрләре буенча чемпионат безнең районда традицион чарага әверелде. Язның кыю атлавына карамастан, Николо-Березовка авылында чаңгы эстафетасы, туплы хоккей, шорт-трек һәм мини-футбол буенча ярышырга 200 укучы җыелды.
Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды. Баштан ук барысының да кәефе яхшы иде: музыка яңгырады, йөзләрдә елмаю балкыды. Барлык катнашучылар исеменнән ант итү хокукы волейбол буенча төбәк һәм республика ярышлары җиңүчесе, Куян авылы укучысы Алсу Дәүләтшинага бирелде. Чаңгыда узышу буенча район, шәһәр һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булган Яңа Нугай мәктәбе укучысы Арслан Касыймов һәм чаңгыда узышу буенча күп тапкырлар район һәм төбәк республика ярышларында җиңүче һәм призер булган Яңа Нугай укучысы Альбина Гыйльфанова чемпионат утын кабыздылар.
Катнашучыларны район Советы рәисе Айрат Мортазин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов, физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов сәламләделәр. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәмгул Сәрвәров спортчыларны спорт ярышлары программасы белән тыныштырды, һәм ярышлар башланды.Укучылар туплы хоккей, шорт-трек, мини-футбол һәм чаңгы эстафетасы буенча ярышларда үзләренең мәптәпләренең данын яклады. Спорт бәйрәменең атмосферасы шатлыклы да, шул ук вакытта киеренке дә булды – көчле көндәшләр ярышты бит, һәм беркемнең дә калышасы килмәде.
Мини-футбол буенча ярышлар аеруча кызу барды. Яшь футболчыларның һөнәри әзерлекләре югары булуга карамастан, җиңүче берәү генә булырга тиеш. Беренче урынны Николо-Березовка мәктәбе командасы яулады. Икенче урында - Арлан, өченче урында Куян мәктәпләре командалары булды.
Туплы хоккей ярышларында да беркем дә җиңел генә бирешергә теләмәде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә биредә дә Николо-Березовка мәктәбе командасы җиңүче булды. Пьедесталның икенче баскычына Куян мәктәбе хоккейчылары менде. Яңа Бура мәктәбе укучылары өченче урынга чыкты.
Биредә үк шорт-трек буенча чемпион исеменә ярыштылар. Әлеге спорт төрендә егетләр арасында Николо-Березовкадан Никита Кокоуллин алтын призер булды. Икенче урын шулай ук Николо-Березовка мәктәбе укучысы Рәвил Бәдретдиновка эләкте. Өченче урында Куян мәктәбеннән Данил Зәйнетдинов булды.
Кызлар арасында Куян мәктәбеннән Гөлнара Фәррахова җиңүче булды. Икенче урын - Яңа Кабан интернат мәктәбе укучысы Эльза Сәлимовага, өчен урын Николо-Березовкадан Рузанна Фәтхетдиновага бирелде.
Чаңгы эстафетасы берничә тапкыр булды. Һәм һәрбер йөгерүдә дә ярыш кызу барды. Нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. Зур төркемдә беренче урынны Арлан интернат мәктәбе укучылары яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа Нугай һәм Куян мәктәпләре укучылары алды.
Кече төркемдә мәктәпләр арасында Арлан мәктәбе укучылары җиңү яулады. Яңа Нугай мәктәбе укучылары икенче урында булды, ә өченче урын Николо-Березовка мәктәбе укучыларына бирелде. Төп мәктәпләрнең чаңгычылары арасында Никольск мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Икенче урынга – Курый, өченче урынга Бөрнеш мәктәбе укучылары чыкты.
Читайте нас: