Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2019, 16:58

Скальпель урынына - туп

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында спартакиада узды.

Шушы көннәрдә Агыйдел шәһәренең спорт-ял итү үзәгендә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендәге сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасындагы спартакиадада Краснокама медиклары яхшы чыгыш ясады.
Бу сигезенче спартакиада булды. Быел аны Нефтекама шәһәр дәвахәсе оештырды. Ярышларда Нефтекама, Яңавыл шәһәрләре, Краснокама, Тәтешле һәм Калтасы районнары командалары актив чыгыш ясады.Ярышлар җиде спорт төре буенча үтте: чаңгы ярышлары, йөзү, пневматик винтовкадан ату, шахмат, дартс, волейбол һәм өстәл теннисы. Спартакиадада барлыгы 165 кеше катнашты.
Спартакиаданы ачу тантанасында БР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсюзының республика оешмасы рәисе Павел Зырянов, Нефтекама дәваханәсенең баш табибы Альбина Кузнецова чыгыш ясадылар.
Командалар кызыклы «визит карточкалары» әзерләгән, алар анда иҗади һәм спорт сәләтләрен генә түгел, һөнәри осталыкларын да күрсәтте. Барлык ярыш йомгаклары буенча Нефтекама шәһәре дәваханәсе җиңүче булды. Икенче урынны Дүртөйле, өченче урынны Калтасы, дүртенче урынны – Краснокама, бишенче урынны – Яңавыл һәм алтынчы урынны Югары Тәтешле үзәк район дәваханәләре командалары алды. Барлык катнашучылар да Спартакиаданың бөтен этапларында да уңышлы чыгыш ясап, призлар һәм тамашачылар сөюен лаеклы яулады.
Шулай ук республиканың төньяк-көнбатышындагы дәваханәләрнең баш табиблары арасында ярышлар (пневматик винтовкадан ату, озынлыкка сикерү, кәрзингә туп ыргыту, дартс һәм башкалар) үткәрелде. Нәтиҗәдә, шәхси зачетта Краснокама үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйть Бәдертдинов беренче урынны яулады.
Спартакиадада катнашучылар әйтүенчә, алар өчен үз коллективлары өчен чыгыш ясау - зур горурлык, шуңа күрә дә алар бар көчләре белән җиңүгә омтылган. Һәр команда үзен иң көчлесе итеп күрсәтергә тырышты, шулай да аларны спортны сөюләре һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барулары берләштерде.
Читайте нас: