Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 август 2019, 15:02

Йөгерешчеләр наркотикларга каршы

31 августта Куянда Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме оештырыла.

Бишенче августтан районда Физкультурачылар көненә багышланган “Спорт наркотикларга каршы” спорт бәйрәме башланып китте.
Аның беренче этабы 5-12 август көннәрендә авыл биләмәләрендә узды. Бу көннәрдә икенче – зональ - этабы бара. Йөгерешләрнең берсе Яңа Актанышбашта узды һәм анда Яңа Янъегет, Шушнур авыл биләмәләреннән йөгерешчеләр катнашты.
Барысы 1,5 чакрымга йөгерергә кирәк. Бу араны олылар да, яшьләр дә авырсынмыйча уздылар. Беренче йөгереп килүчеләргә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе истәлекле бүләкләр тапшырды, Шушнур авыл биләмәсе хакимияте чәй эчү оештырды.
Шундый ук йөгереш Куян авылында да узды. Анда Куян һәм Яңа Бура авыл биләмәләре спортчылары катнашты. Уналты яшькә кадәрге йөгерешчеләрнең саны 70 кешегә җитте.
Саузбашта узган йөгерештә Яңа Кабан һәм Саузбаш авыл биләмәләре йөгерешчеләре ярышты. Анда яшьләр, мәктәп укучылары, пенсионерлар катнашты. Иң өлкән катнашучы Саузбаштан Фәйзанур Мөхәмәтдиновага 60 яшь иде, иң кече йөгерешче алты яшьлек Камиль Рәхимов та Саузбаштан булды. Финишка беренче булып килеп җитүчеләр Дамир һәм Динар Гимрановлар да Саузбашныкылар.
Икенче этап Николо-Березовкада тәмамлана. Монда Яңа Нугай, Мүзәк, Раздолье, Никольск, Курый һәм Арлан авыл биләмәләреннән йөгерешчеләр, район учреждение һәм оешмаларыннан теләүчеләр катнашачак.
Өченче, йомгаклау, этабы 31 августта Куянда узачак. Монда Физкультурачылар көненә багышланган зур спорт бәйрәме оештырыла. Программага футбол, волейбол, җиңел атлетика эстафетасы, аркан тарту кергән. Армспорт, шашка һәм шахмат буенча да ярышлар узачак.
Читайте нас: