Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 сентябрь 2019, 17:05

Районда спорт бәйрәме узды

Куян авылында Физкультурачылар көненә багышланган «Спорт наркотикларга каршы» спорт бәйрәме узды.

Бәйрәм катнашучылар парадыннан башланды. Бәйрәмдә 14 биләмәдән спортчылар катнашты.
Гомумкоманда исәбендә Николо-Березовка биләмәсе командасы беренче урын алды, икенче урында - Куян авыл биләмәсе командасы, өченчедә - яңабуралылар.
Шәхси беренчелектә шашкида К.Дәүләтшин, шахматта Ә.Галиев беренче урыннарны алдылар, армспортта 80 кг.га кадәргеләр арасында А.Исламов җиңде, 80 кг.нан артыклар арасына у мужчин – И.Хәбибуллинга каршы торучылар булмады, хатын-кызлар арасында Г.Ивановага тиңнәр табылмады.
Авыл биләмәләре арасында: футбол, җиңел атлетика, эстафетада Николо-Березовка җиңде, волейболда ир-атлар арасында Никольск командасы беренче урынны алды. хатын-кызлар арасында Николо-Березовка командасы җиңде, аркан тартуда Яңа Каенлык авыл биләмәсе командасы иң көчлесе булды.
Читайте нас: