Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 сентябрь 2019, 12:47

“Көмеш” спортчыларның осталыгы арта

Өлкәннәр айлыгы кысаларында “Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексы янындагы хоккей тартмасында бура уены һәм ГТО нормативларын тапшыру буенча ярышлар узды.

Бура уенында һәр авыл биләмәсеннән берәр ир-ат катнашты. Шобага салганнан соң ярышларның төп хөкемдары Александр Спиридонов аларның тәртибен аңлатты. Ә алар катлаулы түгел: һәр катнашучыга биш фигураны җимерергә кирәк. Шунысы сөенечле, биремне барысы да үтәде. Ярышларның төп хөкемдары да, быел катнашучылар былтыргыдан яхшырак әзерләнгән, дип белдерде.
Беренче урынны Яңа Кабан авыл биләмәсеннән Флүр Мирзаянов алды. Шунысы кызыклы, үткән елда ул бу төр ярышта беренче тапкыр катнашып җиденче булган иде. Шуннан соң ул ихатасында кечкенә түмәрләр тезеп шуларны көн саен бәргән.
Икенче урын Куян авыл биләмәсеннән Илүс Кашбулгаяновка бирелде, өченче урында – район үзәгеннән Флүр Хәкимов.
ГТО комплексы нормативларын үтәүдә һәр авыл биләмәсеннән берәр хатын-кыз һәм ир-ат катнаштылар. Алар дүрт төрле күнекмә башкарды. Аларны үтәүдә бу көнне кояшлы җылы һава үзе көч биреп торды шикелле.
Команда исәбендә Яңа Кабан авыл биләмәсе командасы җиңүче дип танылды. Икенче урында – Арлан авыл биләмәсе командасы, өченчедә – раздольелылар.
Шәхси беренчелектә ир-атлар арасында Яңа Кабан авыл биләмәсеннән Рәфис Галиев, Шушнур авыл биләмәсеннән Анатолий Ильин һәм Арлан авыл биләмәсеннән Вениамин Илинбаев призлы урыннарны алдылар.
Хатын-кызлар арасында Раздольедан Наталья Муллаярова, Яңа Янъегет авыл биләмәсеннән Рәйсә Якупова һәм Яңа Кабан авыл биләмәсеннән Рима Бикбулатова җиңүчеләр дип танылды.
Теглар:гто
Читайте нас: