Ярышлар Николо-Березовканың Җиңү паркында Бөтендөнья туризм көне алдыннан оештырылды. Аларда өченче-унберенче сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныфтан сигез кеше: дүрт кыз һәм дүрт малай ярыштылар.
Ярышларны ачу тантаналы рәвештә үтте. Катнашучыларны Николо-Березовка мәктәбе директоры Ольга Соломенникова һәм спорт мәктәбе тренеры Марсель Низаметдинов сәламләделәр.
Кызлар һәм егетләр сөзәклеккә менделәр һәм кире төштеләр, бүрәнәләрдән йөрделәр һәм спорт туризмының башка төр сынауларында көчләрен сынадылар.