Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 сентябрь 2019, 19:04

Тенниста безнекеләр икенче

Башкортстан Республикасының XVII Авыл спорт уеннары исәбенә шушы көннәрдә районда узган өстәл теннисы буенча финал ярышларда безнең команда икенче урын алды.

«Прикамье» базасында узган ярышларда 34 команда ярышты: 27се - авыл районнарыннан, җидесе – берләшкән авыл һәм шәһәр районнарыннан. Спортчыларны сәламләп, район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда әлеге чараның әһәмиятен билгеләде һәм барысына да уңышлар теләде.
Спортчылар арасында кызу көрәш барды. Берсенең дә артта каласы килмәде. Бу аңлашыла да, чөнки физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов әйтүенчә, һәр район, шәһәр ярышларга иң яхшы спортчыларын җибәргән.
Шулай да кызу алышлар нәтиҗәсендә җиңүче командалар билгеләнде. Мәсәлән, авыл командалары арасында Гафури районы спортчылары җиңде, икенче урында - краснокамалылар, өченчедә – кырмыскалылар. Берләштерелгән командалар арасында беренче урынны Благовещен районы командасы алды, икенче урында – Ишембай районы командасы, өченчедә – туймазылылар.
Әйткәндәй, якташыбыз – өстәл теннисы буенча дөнья чемпионы, илебезнең параолимпия җыелма командасы әгъзасы, спорт мастеры Кемал Гайфуллин шәхси беренчелектә икенче урынга чыкты.
Читайте нас: