Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь 2019, 11:52

Туры атучылар

28 сентябрьдә Нефтекамада башкорт җәясеннән ату буенча осталык дәресе узды. Ул Башкортстан Республикасының милли герое Салават Юлаев истәлегенә багышланды.

Әлеге чарада Краснокама районыннан өч команда - гәрәй, кыргыз, җәнәй - катнашты. Командаларның исемнәре очраклы гына сайланмады. Гәрәй, кыргыз, җәнәй башкорт ыруларының вәкилләре район территориясендә борыннан ук яши.


Осталык дәресеннән соң укучылар җәядән ату буенча ярышты. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов һәм физкультура, спорт комитеты рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов аларга көч биреп тордылар.


Нәтиҗәдә районның гәрәй командасы икенче урынны алды. Катнашучыларга башкорт ырулары тарихы турында китап, ыру атамасы язылган футболкалар бүләк иттеләр. Җиңүчеләр һәм призерларга кубок һәм мебальләр тапшырдылар


Земфира Сәгыйтова, Краснокама районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе.
Читайте нас: