Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 октябрь 2019, 15:36

Фитнес-аэробика – матур да, күңелле дә

Ял көннәрендә “Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексы Күмертау, Агыйдел, Нефтекама шәһәрләреннән һәм Николо-Березовка авылыннан 300дән артык спортчыны җыйды. Биредә фитнес-аэробика буенча Республика кубогы узды.

Краснокама җирендә ярышта катнашучыларны һәм кунакларны район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева сәламләде. Мондый ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга булышлык итә һәм спортка сөю тәрбияли, дип белдерде ул. Матур спорт бәйрәмен ярышларның баш хөкемдары, фитнес-аэробика буенча БР федерациясе президенты Татьяна Вәлиева ачты.
Соңгы елларда бу матур спорт төрен тарату буенча зур эш башкарылды. Дистәләгән, йөзләгән кыз һәм малайлар фитес-аэробика белән шөгыльләнә һәм бу чыннан да бик шәп! Районда гына да 90нан артык бала “Прикамье”ның “Балалар өчен фитнес-аэробика” бүлегендә шөгыльләнә. Һәм алар дүрт ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар.
Көчле спортчылар катнашу һәм күпләре илебезне халыкара ареналарда лаеклы яклавы сәбәпле, фитнес-аэробика буенча ярышлар, Кубоклар, Чемпионатлар һәм Беренчелекләр тамашачыларда зур кызыксыну уята.
Ярышлар әлеге спорт төрен яратучыларга һәм тамашачыларга чын бәйрәм кебек булгандыр дип ышанам.
Читайте нас: