Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
31 октябрь 2019, 17:13

Каникуллар файдалы уза

26 октябрьдә Нефтекама шәһәренең 6нчы мәктәбендә “Сәламәт буын – көчле төбәк!” девизы астында җиңел атлетика буенча беренчелек узды. Анда башлангыч төркемгә йөрүче балалар да үз көчләрен сынады.

300 метрга йөгерүдә Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Дилара Шәйдуллинада шөгыльләнүче балалар призлы урыннарны алды. Беренче булып Самира Миясарова, икенче булып Елизавета Меретина, өченче булып Анна Червякова килделәр.
Икенче көнне Сәламәтлек сукмагында төнге йөгереш үткәрелде. Безнең йөгерешчеләр бу чарадан да читтә калмады. Данил Батуршин 16-19 яшьлекләр арасында 4000 метрга йөгерүдә икенче булып килде. Эльвина Гарипова 16-25 яшьлекләр арасында 10 чакрымга йөгерүдә өченче булды. Вера Исмәгыйлова 36-49 яшьлекләр арасында 10 чакрымга йөгерүдә финишка беренче булып килде.
Читайте нас: