Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2019, 19:34

Иң яхшы мәктәп баскетболчыларын билгеләделәр

22 ноябрьдә Николо-Березовкада балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы район этабының финал уеннары узды. Авыл мәктәпләреннән иң яхшы командалар лиганың төбәк этабына узу өчен ярышты.

Мәгариф бүлегеннән алынган белешмә буенча, финалда кызлар арасында биш команда уйнаган. Беренче урынны Яңа Кабан интернат-мәктәбе укучылары алган, икенче урында – Куян, өченче урында Николо-Березовка мәктәпләре командалары.
Шул ук вакытта егетләрдән торган алты команда «Прикамье» комплексының спорт залында уйнаган. Николо-Березовка һәм Куян мәктәпләре арасындагы уен бик киеренке барган, нәтиҗәдә николо-березовкалылар җиңеп чыккан.
Иң кыйммәтле уенчылар дип Николо-Березовка һәм Куян мәктәпләре укучылары табылган.
Район этабында беренче урын алган командалар төбәк ярышларында уйнаячак.
Читайте нас: