Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
8 декабрь 2019, 22:10

Ветераннар волейбол уйнады

«Прикамье» комплексында Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче ветераннар арасында волейбол турниры узды.

Спорт мәйданчыгында «Лидер» (Калтасы районы, Краснохолм бистәсе), «Вдохновение 1», «Вдохновение 2» (Нефтекама), «Шушнур» (Шушнур авыл биләмәсе), «Оптимистлар» (Николо-Берёзовка авылы) командалары очрашты.
Турнирны тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина, «Прикамье» комплексы директоры Татьяна Сайгина һәм 2018 елгы җиңүче «Вдохновение» командасы капитаны катнаштылар.
Быел урыннар шулайрак бүленде: гомум исәптә беренче урынны «Вдохновение 2» алды, икенчедә – «Вдохновение 1», өченчедә «Лидер» командалары.
60+ категориясендә «Оптимистлар» җиңде, икенче урында «Шушнур» командасы.
Читайте нас: