Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
13 декабрь 2019, 12:00

Башкортстан - Русиянең иң үсешкән спорт төбәге!

Башкортстан спортны үстерү буенча Русиянең иң яхшы төбәге дип танылды һәм дәүләткүләм спорт премиясенә лаек булды. Мәскәүдә лауреатларны хөрмәтләү тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбировка югары бүләк тапшырылды.

Башкортстан белән бергә финалистлар өчлегенә Краснодар һәм Красноярск крайлары керде, ләкин Башкортстан бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча да, премиянең Эксперт советы эше нәтиҗәләре буенча да ышанычлы җиңү яулады.
Жюри әгъзалары Уфаны ике тапкыр халыкара балалар уеннарын уңышлы уздырган беренче һәм бердәнбер шәһәр буларак билгеләп үтте. Моннан тыш, республикада физик культура һәм киңкүләм спортны үстерү буенча зур эш алып барыла, ел саен төрле категория халык өчен спартакиадалар һәм башка ярышлар уза.
Башкортстан конкурста җиңгән өчен Русия Спорт министрлыгыннан 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк алды.

- Бу – меңләгән тренерлар, физкультура укытучылары, спортчылар, спорт ветераннары өчен бүләк. Безнең өчен спорт тормышында ике максат үзгәрешсез калачак. Беренчесе - Русия спортының бөеклеге. Икенчесе - меңләгән малай һәм кызның заманча, уңайлы ФОКларда, бассейннарда, көрәш залларында, футбол һәм хоккей мәйданчыкларында шөгыльләнә алуы, аларның яхшы тренерлары булуы, - диде Радий Хәбиров.

Русиянең иң яхшы спорт берләшмәсе буларак, быелгы бәйгенең финалистлары арасында Салаваттан «Алмаз» спорт мәктәбе дә бар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Bashkortstan-Rusiyane-i--seshk-n-sport-t-b-ge-37925/
Читайте нас: