Кама таңнары
+2 °С
Облачно
Спорт
15 Декабря 2019, 18:30

Яшьләр спартакиадасының соңгы этабы

Бүген Николо-Березовка авылында яшьләр эшләре буенча комитет призына авыл биләмәләре арасындагы Яшьләр спартакиадасының соңгы этабы үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярышларда 10 авыл биләмәсе катнашты. Яшьләр дартс, йөзү һәм ату буенча көчләрен сынады.
Ату буенча Николо-Березовка авыл биләмәсе беренче урынны яулады. Икенче урында – Курый, өченче урында Яңа Бура биләмәләре булды.
Дартс буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын – Курый, икенче урын – Куян, өченче урын Николо-Березовка авыл советларына бирелде.
Йөзү буенча николо-березовкалыларга тиңнәр булмады, икенче урында – Яңа Каенлык, өченче урында Яңа Бура авыл советлары булды.
Ел азагында Спартакидага йомгак ясалачак, һәм 5 авыл советы спорт инвентаре һәм формалары алу өчен сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Фото: Районның Яшьләр сәясәте сайтыннан.
Читайте нас