Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 декабрь 2019, 18:20

Биш беренче урын!

15 декабрьдә Нефтекама шәһәренең Яшьләр сараенда фитнес-аэробика буенча Ачык республика Яңа ел фестивале үтте. Анда республикабызның шәһәрләре һәм районнарыннан 50дән артык команда катнашты. Безнең район данын «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Гүзәл Шәмсиева җитәкчелеге астында тәрбияләнүче «Адреналинки» командасы яклады.

Фестивальдә хип-хоп, брейк-данс, аэробика, степ-аэробика һәм башка бик күп төрле юнәлешләр буенча ярыштылар. Барлык дисциплиналар буенча да призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнде. Фестиваль йомгаклары буенча «Адреналинки» командасына тиңнәр булмады. Алар «Степ-Аэробика»да (11-13 һәм 5-7 яшьлекләр төркемендә) - беренче урын, «Аэробика» дисциплинасында 8-10, 5-7, 3,4 яшьлекләр төркемнәрендә - беренче урын, 11-13 яшьлекләр төркемендә икенче урын алдылар.
Барлык спортчыларга да медальләр, грамоталар һәм Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: