Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 гыйнвар 2020, 15:30

Күңелле стартлар дусларын җыйды

Яңа Бөртек мәктәбендә ата-аналар һәм балалар ярышты.

Каникул чорында төрле чаралар үткәрү мәктәпләрдә күптән инде матур гадәткә әйләнгән. Аларны балалар да, ата-аналар да көтеп ала.
Шушы көннәрдә Яңа Бөртек мәктәбендә оештырылган "Күңелле стартлар" бик матур һәм күңелле үтте. Укучылар да, олылар да рәхәтләнеп ярышты, педагогик коллектив әзерләгән сынауларны тырышып башкарды. Аларга мәктәпне башка елларда тәмамлаучылар - бүгенге студентлар да кушылды.
Авылларда яллар менә шулай файдалы һәм күңелле үтә.
Читайте нас: