Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
8 гыйнвар 2020, 18:25

Куянда - спорт ярышлары

Куян авылында мини-футбол һәм гер спорты буенча турнир үтте.

Мини-футбол буенча турнирда өч команда катнашты. Уен йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында - кызлар, 2 урында - яшьләр, 3 урында мәктәп командалары булды. Барлык катнашучылар да уеннан канәгать калды. Ярышларны "Сплав" үсмерләр клубы һәм Куян авыл биләмәсе яшьләре белән эшләү буенча белгеч оештырды.
Армрестлинг һәм гер спорты буенча ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар ике авырлык категориясендә көчләрен сынады: 70 килограммга кадәр һәм аннан авыррак.
Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
Армрестлинг буенча. Ир-атлар арасында: 1 урында - Исламов Алмаз; 2 урында - Шакиров Рамиль; 3 урында - Газизов Вячеслав; 70 килога кадәрге хатын-кызлар арасында: 1 урында - Фәррахова Гөлнара ; 2 урында - Гәрәева Алия; 3 урында - Әхмәтова Динара; 4 урында - Вайтукова Изольда. 70 килодан артыграк хатын-кызлар арасында: 1 урында - Фәезова Инзилә; 2 урында - Нафыйкова Гүзәл; 3 урында - Закирова Динира.
Гер спорты буенча. 70 килога кадәрге авырлыктагы ир-атлар арасында: 1 урында - Вайтуков Денис; 2 урында - Шакиров Рамиль; 3 урында -Газизов Вячеслав. 70 килодан артыграк ир-атлар арасында: 1 урында - Мөхәммәдиев Рамазан; 2 урында - Исламов Алмаз; 3 урында - Сапаев Дмитрий. Хатын-кызлар арасында: 1 урында - Әхмәтова Динара; 2 урында - Фәезова Инзилә; 3 урында - Асарова Гөлназ. Барлык призерлар да кыйммәтле бүләкләр алды.
Читайте нас: