Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 гыйнвар 2020, 15:05

Ярыш киеренке барды

«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында волейбол буенча «Яңа ел тубы» ачык турниры үтте.

Мәйданчыкта 8 команда: Яңа Нугай авылы, Яңа Кабан авылы, «Оптимист-1», «Оптимист-2», «Кама-1», «Кама-2», 83нче янгын часте, Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлеге командалары очрашты.
Очрашу дусларча булса да, көрәш киеренке барды. Ярыш йомгаклары буенча Николо-Березовканың «Кама-1» командасы беренче урынны алды. «Кама-2» - икенче, Яңа Нугай авылы командасы өченче урында булды.
Читайте нас: