Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 гыйнвар 2020, 23:33

Районыбызда чаңгы ярышлары узды

15 гыйнварда Яңа Нугай авылында укучылар арасында Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган район Спартакиадасы исәбенә чаңгы буенча район ярышлары үтте.

Ярышларда йөздән артык кеше катнашты. Медальләр өчен 2005-2007 елларда туган спортчылар көрәште.
Барлык катнашучылар да 3 км араны классик стиль белән үтте. Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Никольск мәктәбе командасы алды. Икенче урында – Яңа Нугай, өченче урында Курый мәктәбе командалары булды.
Ярыш барышында үз төркемнәре арасында иң яхшы чаңгычылар ачыкланды, алар да почет грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.
Район ярышларында җиңүчеләр Кушнаренкода үтәчәк төбәк республика ярышларында Краснокама районы данын яклаячак.
Яңалыкларның авторы Зөлфия Чикирева, уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Читайте нас: