Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 гыйнвар 2020, 16:42

Бронза яуладылар

Районның җиңел атлетчылары җиңел атлетика буенча кышкы республика беренчелегендә катнашты.

Уфада Башкортстан Республикасы шәһәрләре һәм командалары арасында җиңел атлетика буенча кышкы беренчелек үтте. Ярышларда Николо-Березовка балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары һәм Яңа Кабан интернат-мәктәбе укучылары катнашты. Катнашучылар ике көн буе төрле дистанцияләрдә чыгыш ясады. 2003-2004 елгылар төркемендә Рузана Фәтхетдинова 400 метрга йөгерүдә бронза яулады. Лиана Закирова 3000 метрлык дистанциядә шулай ук өченче урын алды. 2005-2006 елларда туучылар төркемендә дә безнең спортчыларга уңыш елмайды: 60 һәм 400 метрларга йөгерүдә Роксана Тимергалиева өченче булды. Шул ук дистанциядә иң җитез йөгерешчеләр дүртлегенә Азалия Гыйльметдинова да керде. Аларның тренерлары Дилара Шәйдуллина сүзләре буенча, спортчыларыбыз көндәлек күнегүләре һәм ихтыяр көче нәтиҗәсендә шундый зур уңышларга ирешкәннәр.
Марина Журомскас.
Читайте нас: