Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль 2020, 15:30

СПОРТ ФЕСТИВАЛЕ ДӘВАМ ИТӘ

«Җиңү хакына» район спорт фестивале Шушнур авыл биләмәсендә узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында башланып киткән спорт фестивале бишенче февральдә Шушнур авыл биләмәсендә узды. Катнашучылар һәм спортчылар Яңа Актанышбаш мәктәбенең спорт залында җыелды.

Җыелучыларны район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе вазифаларын башкаручы Рәзиф Гәрәев сәламләде. Район Советы рәисе Айрат Мортазин фестивальнең иң өлкән катнашучысы Шушнур авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе 72 яшьлек Рәшит Нуршаевка бүләк тапшырды.

Яңа Нугай авыл биләмәсе башлыгы И.Исламов эстафета альбомын һәм күчмә вымпелны Шушнур авыл биләмәсе башлыгы Э.Гыйләҗетдинова тапшыргач, спорт ярышлары башланып китте.
Дартс буенча беренчелектә Яңа Нугай командасы җиңде. Кәрзингә туп ыргытуда шушнурлылар аларны узып китте. Волейболда да алар җиңде.
12 февральдә спорт фестивале Куян авыл биләмәсендә дәвам итәчәк.
Читайте нас: