Кама таңнары
+9 °С
Ясно
Спорт
8 Февраля 2020, 18:25

ТӨЗ АТУЧЫЛАР ЯРЫШЫ

6 февральдә "Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексында авыл биләмәләре пенсионерлары арасында пуля белән ату буенча ярышлар үтте. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, районның 90 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзләренең төз атуларын күрсәтергә барлык биләмәләрдән дә килделәр.
Ярыш йомгаклары буенча командалар арасында беренче урынга Арлан авыл советы ия булды.
Шәхси зачетта хатын-кызлар арасында Яңа Нугай авылыннан Гөлсинә Госмановага тиңнәр булмады.
Ир-атлар арасында Яңа Кабаннан Камил Сәетов җиңүче булды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында беренче урыннарны Юрий Поляков (Николо-Берёзовка) һәм Руфина Салихова (Яңа Каенлык) алдылар.
Чыганак һәм фото: https://vk.com/fok_kama
Читайте нас