Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 февраль 2020, 14:55

ДИМА ЕГОРОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ

Николо-Березовка мәктәбендә Краснокама районының 1994-2002 еллардагы иң яхшы футболчысы Дима Егоров истәлегенә ми­ни-футбол буенча турнир узды.

Район мәктәпләреннән биш команда районның иң яхшы командасы исеменә ярышты. Турнирда катнашучыларны котларга Дима Егоровның әнисе Раиса Олегов­на килде. Аның иганә ярдәме белән ярышларда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм «Спартак» спорт берләшмәсе символикасы төшерелгән бүләкләр алды, җиңүчеләр һәм призерларга медальләр тапшырылды.
"Мини-футбол буенча мәктәпләр арасында иң яхшы команда дип Куян мәктәбе спортчылары танылды. Икенче урынны Арлан интернат-мәктәбе укучылары алды. Өченче урында - Николо-Березовка мәктәбе уенчылары", - дип яза Зөлфия Чикирева, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Читайте нас: