Кама таңнары
+22 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
11 февраль 2020, 14:05

ИР-АТЛАР ЯРЫШТЫ

Үткән шимбәдә «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар спорт фестивале узды.

Катнашучылар арасында район хакимияте хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, район үзәгендәге оешмалар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре һәм белгечләре, КФХ башлыклары бар иде. Алар барысы өч шартлы командага берләште: предприятиеләр җитәкчеләре, район хакимияте хезмәткәрләре, аграр хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре һәм башлыклары.
Фестиваль программасы бик бай булды: ир-атлар җиде спорт төре буенча көч сынашты. Башта дартста ярыштылар. Аннары баскетбол кәрзиненә туп ыргыттылар. Урыннан озынлыкка да сикерделәр. Болардан соң инде шашка уйнау чын ялга тиң булды. Аннары барысы да эстафетада катнашты, волейбол уйнады.
Фестиваль физкультура-сәламәтләндерү комплексының бассейнында тәмамланды.
Әлбәттә, беркем дә бернинди дә рекорд куймады. Һәрем мөмкинлегеннән чыгып сикерде, уйнады дигәндәй. Әмма шундый күңелле яллар өчен барысы да физкультура һәм спорт буенча комитетка рәхмәт белдерде.
Рим Әхмәтов
Читайте нас: