Ярышлар Бүздәк авылында узды һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Турнирда республиканың 16 иң яхшы командасы катнашты.
Краснокамалылар Кушнаренко районы, Бәләбәй һәм Уфа шәһәрләре командалары белән D төркеменә эләкте. Өч тапкыр җиңү яулап, безнекеләр чирекфиналга чыкты. Анда алар Благовар командасын җиңде.
Финалга чыгар өчен уйнаганда краснокамалылар Октябрьский шәһәре командасын җиңде. Финалда БДПУ студентлары белән уйнадылар һәм нәтиҗәдә икенче урын алдылар.
Команданың тренеры һәм капитаны Динар Әнвәров. Команданың уңышлы чыгышында Артём Осипов һәм Алмаз Гыйбадуллинның өлешләре зур.