Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2020, 12:30

ҖИҢҮ ХАКЫНА КУЯНДА УЙНАДЫЛАР

«Җиңү хакына» район спорт фестивален бу юлы Куян авыл биләмәсе кабул итте.

Җыелучыларны район Советы депутаты Юрий Гәрәев сәламләде. Куян авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Фәрит Әсәдуллинга Рәхмәт хаты тапшыру спорт бәйрәмен тагы да ямьләп җибәрде.
Ярышта катнашучылар һәм кунаклар алдында Куян Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Хо­реографик коллектив «Кәккүк» биюен башкарды, ә Алия Сәитгәрәе­ва сугыш турында җыр җырлады.
Аннары Шушнур авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова спорт фестиваленең күчмә вымпелын һәм эстафета альбомын Куян авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкинга тапшырды.
Ярышларның баш судьясы – яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Ев­гений Бармов спорт ярышларының шартлары белән таныштырды. Шуннан соң ике авыл биләмәсе командалары ярышларны башлап җибәрде.
Дартс буенча шушнурлылар остарак булып чыкты, ә кәрзингә туп ыргытуда куянлылар күбрәк очко җыйды. Куянлылар волейболда да беренчелекне бирмәде. Ярышлар тәмамланган чәй эчү оештырылды.
Марина Журомскас
Читайте нас: