Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2020, 17:10

МӨМКИН БУЛМАГАН БЕРНИ ЮК

"Раздолье" интернатында тәрбияләнүче кызлар чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

«Раздолье» интернатында тәрбияләнүче кызлар Уфа шәһәрендә үткән чаңгыда һәм кар чанасында узышу буенча Махсус олимпиаданың республика спартакиадасында катнашты. Спартакиадада республиканың коррекцион интернат-мәктәпләре һәм психо-неврология интернатлары катнашты. Спартакиада йомгаклары буенча Евгения Егорова, Гөлнара Хафизова һәм Алеся Киселева республиканың җыелма командасы составына керделәр һәм Төмән өлкәсендә үтәчәк чаңгы ярышлары буенча Бөтенрусия Махсус олимпиадасында катнашу хокукына ия булдылар.
Тренер Риф Габбасов җитәкчелегендә безнең спортчыларыбыз башка катнашучылар белән бергә 3-7 февральдә Төмән өлкәсенең Кышкы спорт төрләре буенча «Себер энҗесе» үзәгендә чаңгы һәм кар чанасында узышу буенча Русия Махсус олимпиадасының Бөтенрусия спартакиадасында республика намусын яклады.
Спартакиадада Мурманскидан Сахалинга кадәр Русиянең 28 төбәгеннән 252 инвалид-спортчы катнашты. Безнең кызларның яхшы әзерлеге барлык дистанцияләрне дә уңышлы үтәргә һәм призлы урыннар алырга ярдәм итте. 500 метрга чаңгы узышларында Алеся Киселева - өченче урын (4дивизион), Гөлнара Хафизова ирекле адымнар белән 1000 метрлык дистанциядә икенче урын (5 дивизион) алды. Классик адымнар белән 1000 метрга чаңгы ярышларында Евгения Егорова - беренче (2 дивизион) һәм Алеся Киселева өченче урынга (2 дивизион) лаек булдылар. Катнаш чаңгы эстафетасында 4x1000 бишенче урында булдылар.
Безнең кызлар бернинди дә каршылыкларга бирешмәүләрен, зур уңышларга ирешергә теләүләрен раслады, чөнки бу ярышлар Бөтендөнья Махсус олимпиадада катнашу өчен спортчылар сайлап алу максатыннан үткәрелде.
Һәр спортчының җиңел булмаган үз язмышы. Ләкин аларның һәрберсе тырышканда һәм үз көчеңә ышанганда, бар нәрсәгә дә ирешергә мөмкин булуын раслады.
Риф Габбасов, «Раздолье» инструкторы.
Читайте нас: