Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 февраль 2020, 19:05

ИР-АТЛАР ЯРЫШАЧАК

20 февральдә "Прикамье" физкультура-сәламәтләндерү комплексында район ветераннары арасында ир-атлар спорт фестивале үтәчәк.

Фестиваль барышында шахмат, шашка, дарст һәм кәрзингә туп ыргыту буенча ярышлар үтәчәк.
Команда составына икешәр пенсионер ир-ат керә.
Моннан тыш, бу көнне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ир-атлар да шашка һәм дарст буенча ярышачак.
Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.
Фирүзә НИГЪМӘТУЛЛИНА
Читайте нас: