Турнирда Калтасы, Краснокама, Борай районнары һәм Нефтекама шәһәреннән 6 команда катнашты.
Турнирда Краснокама районыннан «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексының «Оптимист» һәм «Активистлар» клублары катнашты. Турнирны ачу хокукы «Активистлар» клубының хатын-кызлар волейбол командасына бирелде. Алар турнирда катнашучыларның җыелма командасы белән ярышты.
Турнирда Нефтекама шәһәренең «Нефтьче» командасы җиңүче булды.