Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2020, 14:15

ОЛЫЛАР ДА, БАЛАЛАР ДА ЯРАТЫП УЙНЫЙ

Шашка – уйларга мәҗбүр итүче генә түгел, ә вакытны күңелле үткәрергә ярдәм итүче уен да.

Яңа Каенлыктагы олы яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлегендә шашка уйнарга бик яраталар.
“Яхшы уенчы Әхтәм Хуҗахмәтов белән очрашуны мәктәп укучылары көтеп ала. Әхтәм абый аларны бала-чага итми, киресенчә, уеннар мавыктыргыч уза, бернинди хәйләкәрлек тә юк, барысы да дөрес, гадел бара”, - дип яза бүлек мөдире Ирина Маньянова.
Мондый уен вакытында балалар игътибарларын тупларга, үзаллы уйларга өйрәнә. Шашка – ул спорт та, ял да, иҗат та.
Читайте нас: