“Төркем” дисциплинасында Марсель Низаметдинов, Илшат Гәрәев, Александр Шамратов, Евгений Раяновтан торган команда икенче урынга чыкты. Шушы ук төр ярышта Анастасия Шерстобитова, Илүзә Габдрахманова, Анастасия Крапивина, Зөлфия Чикиревадан торган кызлар командасы, ярышларның хуҗаларына гына бирешеп, шулай ук икенче булды.