Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2020, 17:40

ДУСЛЫК ҖИҢДЕ

Раздолье авыл биләмәсендә ир-атлар ярышты.

Раздолье авыл мәдәният йортының спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Анда «Фаворит» (35 яшьтән алып) һәм «Партизаннар» (20 яшьтән алып) командалары ярышты.
“Беренче булыр өчен барысы да тырышты. Ярышлар төрле булды һәм кайдадыр өлгер, кайдадыр мәргән булырга, оешканлык, зирәк акыл күрсәтергә кирәк иде.
Эстафеталар арасында «Каблучок» балалар бию төркеме чыгыш ясады.
Жюри нәтиҗә ясаганнан соң, ике команданың да бертигез очко җыюы ачыкланды – дуслык җиңде”, - дип яза Нина Костюшкина.
Читайте нас: