Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2020, 18:30

ҮЗ РЕКОРДСМЕННАРЫ БАРЛЫККА КИЛӘ

2018-2020 елларга «Өлкән буын» муниципаль про­граммасы кысаларында үткәрелгән «Сәламәтлек» спартакиадасы дәвам итә. Үткән атнада «Прикамье» физкультура-сәламәтлек комплексында пенсионер ир-атлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багыш­ланган ярышлар үтте.

Ярышта катнашучыларны Физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Татья­на Сайгина, район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина сәламләделәр. Ольга Григорьев­на шулай ук озак еллар район ха­кимияте белән җитәкчелек иткән хезмәт ветераны Мәхмүтҗан Идрисовны туган көне белән котлады. Афәрин, Мәхмүтҗан Мөдәрисович үзенең 72 яшен дә спорт залында каршылады!
«Сәламәтлек» спартакиадасы районда дүртенче ел үткәрелә. Шунысы куанычлы, анда катна­шучылар елдан-ел арта. Ярыш­ларда хәтта бик өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша. Һәр спорт төрендә үз лидерлары барлык­ка килә. Мәсәлән, Куян авыл биләмәсеннән Михаил Данилов­ка 77 яшь. Әмма ул шахмат һәм шашка ярышларының берсен дә калдырмый. Аны хәтта сабантуй­да да шахмат тактасы артында күрергә мөмкмн.
Яңа Каенлык авыл биләмәсеннән Рузалиф Мусин 2018 елда шашка ярышларында җиңүче булды. Кызганычка кар­шы, былтыр ул район ярышла­рында катнаша алмаган. Ә быел ул дартста үзен яхшы күрсәтте, һәм 91 очко җыеп, икенче урын алды. Бу беренче урын алган Ку­рый авыл биләмәсеннән Сергей Җиһаншинның күрсәткеченнән бары ике очкога гына азрак. Өченче урында - район үзәгеннән Юрий Поляков (78 очко).
Ә дартс буенча команда заче­тында призлы урыннарны Нико­ло-Березовка, Яңа Каенлык һәм Шушнур авыл биләмәләре алды.
Баскетбол кәрзиненә туп ыр­гыту бик җиңел кебек күренә. Үзең ыргытып кара әле! Яңа Бура авыл биләмәсеннән Ягъ­фар Хәмидов бу ярышларда чын могҗиза күрсәтте! Ул тупны биш тапкыр ыргытты һәм бишесендә дә кәрзингә туры китерде! Моңа аптырасы юк икән. Хәмидовлар гаиләсе Яңа Бөртектә яши һәм да­ими физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Хатыны Әлфия дә пенсиядә һәм район ярышла­рында катнаша. Бу спорт төрендә икенче урынны - Николо-Бере­зовкадан Муса Ситдыйков һәм Яңа Нугай авыл биләмәсеннән Фәрит Хөснияров алды.
Шашка ярышларында Яңа Кабан авыл биләмәсеннән Ра­мил Замановка тиңнәр бул­мады. Икенче урын - Курый авыл биләмәсеннән Сергей Җиһаншинга, өченче урын Шуш­нур авыл биләмәсеннән Фәнис Мортазинга бирелде.
Шахмат уеннарында Әнис Галиев (Яңа Бура), Флүр Шәйхәйдәров (Яңа Кабан) һәм Назиф Мәүләтов (Куян) призлы урыннарны алды.
Рим ӘХМӘТОВ.
Читайте нас: