Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2020, 19:25

Күп чыгымнар таләп итә

Кышкы спорт төрләре бездә нигә киң таралмаган?

Кышкы спорт төрләре бездә әллә ни күп түгел: чаңгы спорты, тимераякта йөгерү, хок­кей һәм безнең очракта аерым төргә кертеп булган кышкы туризм. Кышкы спортның киң таралмавы аның кыйммәтлегенә бәйледер, мөгаен. Аның кайсы төре дә кыйбатлы экипировка сорый, ә бобслей, чана спорты, фристайл, тауда чаңгы шуу бөтенләй дә махсус корылмаларсыз мөмкин түгел. Моңа чана, боб ише «транспорт» чаралары бәясен дә кушсаң, алтын спорт чыга инде менә.
Чаңгы
Хәер, халыкның күпчелеге үзенә рөхсәт итәрлек спорт төрләре дә билгеле әзерлек һәм чыгымнар сорый. Мәсәлән, чаңгыда шуу. Беренче карашка гына җиңел кебек ул – чаңгыңны кидең дә шуып киттең төсле. Тик чын чаңгы спорты өчен трасса кирәк. Чаңгы ярышлары уза торган Яңа Нугай мәктәбендә, трассаны әзерләр өчен, элеккеге директор Зикаф Исламов тырышлыгы белән «Буран» каргизгече сатып алдылар хәтта. Кыш дәвамында биредә трассаны карап тоталар.
Чын спорт чаңгылары да кыйммәт тора. Аңа өстәп, җылы һәм уңайлы ботинкалар, чаңгыга сөртергә май аласың.
Мәгариф бүлеге каршындагы Җәмәгать советының соңгы утырышында укып ишеттерелгәнчә, мәктәпләрдә чаңгылар җитәрлек. Бу спорт төре Арлан, Яңа Нугай, Курый, Яңа Кабан, Куян, Никольск, Бөрнеш мәктәпләрендә киң җәелдерелгән. Моннан тыш, ба­лалар һәм спорт мәктәбе кар­шында кышкы туризм секциясе эшли, аның тренеры Марсель Низаметдинов балаларны чаңгыда дөрес шуарга өйрәтә.
Район үзәгендә чаңгы юлы Җиңү паркында салынган. Анда балалар гына түгел, олылар да шуа.
Шулай да балалар һәм үсмерләр чаңгы спорты районда йомшарды дияр дием. Ә бит заманында яшь спортчыларыбыз бөтен тирә-якта һәм хәтта республикада киң танылу алган иде. «Без шәһәр ярышларыннан ничек тә калмаска тырыша идек. Осталык шуа-шуа килә бит инде ул», - дип сөйли үзенең Яңа Нугайдагы эше турында Зикаф Исламов.
Хәзер Арлан мәктәбе укучыларының Нефтекамадагы ярышларда катнашуын ишетәбез. Биредә физкультура укытучысы Евгений Раянов эшли. Ә тырышып эшләгән җирдә нәтиҗә дә үзен озак көттерми. Шунысы гаҗәп, районның көчле чаңгычылары арасында аз комплектлы мәктәпләрдән балалар күп. Димәк, аларда балалар да ныклырак, физруклар да таләпчәнрәк булып чыга.
Тимераяк
Спортның тагын да «чыгымлырак» төре – тимераяк. Бу спортның да берничә төре бар: тимераякта йөгерү, хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек, кёрлинг дигәне дә барлыкка килде хәзер. Соңгысына баштарак көлеп кенә карыйлар иде, әмма ул акрын­лап популярлаша, чөнки спорт­чыларны физик хәзерлеккә генә түгел, ә акыл ягыннан һәм тапкыр­лыкка да сыный. Әмма ул билге­ле кирәк-яраклар һәм корылма­лар таләп итүче кыйммәтле спорт төре. Әлегә бездә шугалаклар да бөтен авылларда да юк.
Район үзәгендә ел саен хоккей тартмасы ясыйлар һәм кыш буе аны тәртиптә тоталар. Спорт комитеты рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов әйтүенчә, безнең шугалакка шәһәрдән дә киләләр, чөнки ул тигезрәк һәм чистарак. Ул үзе хирыс хоккейчы. Атнасына берничә тапкыр һәвәскәрләр командасында хоккей суга. Ә хоккей уйнарга яратучылар район үзәгендә 15-20ләп кеше икән. Аларның иң өлкәненә, нефть-газ чыгару идарәсе эшчесе Ринат Хәйруллинга, 67 яшь.
Безнең хоккей тартмасында Нефтекамадан уенчылар һәм хәтта күрше шәһәрләр һәм районнар командалары белән еш кына иптәшләрчә матчлар үтә.
Безнең Рәхимҗан Галимҗанович уникум – аның кебек спорт комитеты рәисләрен, кем әйтмешли, көндез шәм яндырып эзләргә кирәк. Вакыты күбрәк булса, заманында ул тәрбияләгән чаңгычылар һәм баскетболчылар кебек, районның хоккейчылары да бөтен тирә-якны шаулатыр иде инде. Әлегә Краснокама хоккей белән әллә ни мактана алмый, аеруча балаларныкы.
Рәхимҗан Шәйхетдинов, берәр иганәче табылып, мәктәп укучыларына экипировка алу һәм районда ЮХЛ – Үсмерләр хоккей лигасы һәм ДХЛ - Балалар хоккей лигасы булдыру турында хыяллана.
- Әлегә мине район үзәгендә команда нигезе булуы да нык шатландыра. Кайсылары вахта буенча эшкә дә чыгып китә, шуңа команда составы алышынып тора. Алар үзаллы кешеләр. Кирәк икән карын да чистарталар, төзәтәләр дә, ямыйлар да, - ди Рәхимҗан Галимҗанович.
Капкачы һәм команда экипировкасы Куянда бар, әмма анда, Р.Шәйхетдинов сүзләренчә, боз катырганда су сибәр өчен кулланылган торбаның тар булуы аркасында килеп туган проблема бар.
Тагын да команда экипировкасы һәм табигый сулык бозында хоккей корты кечкенә Калтай авылында бар. Ләкин команда составы тотрыклы түгел, күпләр вахтага йөреп эшли һәм барысын да бергә җыю кыенрак.
Куян һәм Арлан авылларында шугалаклар бар. Арланда моны эшләргә нефтьчеләр булышкан: димәк, авылда шугалак булдыру өчен, Арлан авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаева кебек, сөйләшә белергә кирәк.
Башка кайбер авылларда, Бала­лар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамгул Сәрвәров ышандыруынча, табигый шугалаклар бар.
Ирина Вәлиева
Рәхимҗан ШӘЙХЕТДИНОВ, районның физкультура һәм спорт комитеты рәисе:
- Район үзәгендә хәзер күпләрнең чаңгыда шууын һәм скандинавларча атлап йөрүен билгеләп узар идем. Моңа Җиңү паркында чаңгы трассасы һәм скандинавларча йөрү өчен сукмак салынуы буышлык итте. Икесе дә кардан чистартылып тора, яктыртыла, хет төнлә килеп шу. Соңгы вакытта анда кешеләрнең артуын күрәм. Безнең сәламәтлек сукмагы шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Халыкның шулай активлашуын кышкы спорт төрләрендә иң зур казанышыбыздан исәплим.
Читайте нас в