Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2020, 20:10

Афәрин, яшь чемпионнар!

Казанда фитнес-аэробика буенча финал ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Спорт чарасына Русиянең 30 шәһәреннән 2000нән артык спортчы җыелды. Краснокама районыннан «Прикамье» комплексы каршындагы «Адреналинки» фитнес-аэробика командасы кызлары чыгыш ясады.
Командалар түбәндәге дисциплиналарда ярышты: аэробика, аэробика (5 кеше), степ-аэробика, хип-хоп, хип-хоп зур төркем, спорт аэробикасы (Fisaf).
Нәтиҗәдә “Аэробика (5 кеше)” номинациясендә 11-13 яшьлекләр арасында «Адреналинки» 19 команда арасында 14нче урын алды. Ә 8-10 яшьлекләр арасында безнең кызлар өченче булды.
Чыганак: https://vk.com/fok_kama
Читайте нас: