Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2020, 16:20

Кышны кросс белән тәмамладылар

Краснокама спортчылары Мәләвездә узган БР Мәгариф министрлыгы беренчелегендә, республика шәхси чемпионатында һәм беренчелегендә яхшы чыгыш ясадылар.

14 яшькә кадәргеләр арасында 1 километрга йөгерүдә Р.Нургалиев икенче булып килде. Җиңел атлетика ярышларында күп тапкырлар призлы урыннар алучы Д.Батуршин 20 яшькә кадәргеләр арасында 4 километрга йөгерүдә өченче булды. 23 яшькә кадәргеләр арасында 5 километрга йөгерүдә Э.Гарипова икенче урын алды. Бу уңышларда тренер-укытучы Дилара Шәйдуллинаның өлеше бик зур.
Читайте нас в