Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль 2021, 18:25

Беренче тапкыр беренчеләр

Краснокама районы командасы Авыл спорт уеннары кысаларында хоккей буенча төбәк ярышларда беренче урын алды.

Мондый ярышларда команда беренче тапкыр шундый зур уңышка иреште.
Кушнаренко авылында биш команда очрашты. Башта краснокамалылар Бакалы районы командасы белән уйнады. Матчны безнең команда буллитлар сериясе белән отты. Бу очрашуда иң яхшы уенчылар дип Костя Тронин һәм Евгений Горбылев танылды.
Илешлеләр белән икенче уенда краснокамалылар җиңде. Иң күп голны Александр Гурецкий һәм Никита Кокоулин керттеләр. Капкачы Артур Мингалин да яхшы уйнады.
Нәтиҗәдә беренче урынга барган уенда краснокамалылар Бакалы командасы белән очрашты. Бу юлы безнекеләр 4:3 исәбе белән җиңде.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: