Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль 2021, 15:40

Көрәшчеләр очрашты

Нефтекамада грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланды.
Турнирда 2008-2010 елгы көрәшчеләр катнашты. Спортчыларның географиясе киң булды – Башкортстаннан тыш, Ульян, Киров, Свердловск өлкәләреннән, Пермь крае һәм дмуртия Республикасыннан катнашучылар бар иде.
Турнирга мәртәбәле кунаклар Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары чакырылды. Алар спортчыларны әйдәкләпторды һәм җиңүчеләр, призерларны бүләкләделәр. Краснокама районы командасында бронза яулаучы көрәшче бар.
Читайте нас: