Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль 2021, 17:25

Волейбол уйнадылар

Бурычларын Ватаннан читтә үтәүче русиялеләр турында Хәтер көненә багышланган ункөнлек бара.

Шул уңайдан «Прикамье» комплексында хәрби хәрәкәтләр ветераннары яшь спортчылар алдында чыгыш ясады.
Радик Гайнанов һәм Андрей Шестаков балаларга хәрби тормышлары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Алга таба волейбол турниры башланып китте. Киеренке уен барышында беренче урынны «Хәрби туганлык» оешмасы командасы алды, икенче урында - «Оптимист» клубы, өченче урында эчке эшләр бүлеге командалары.
Читайте нас: