Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2021, 20:20

Җиңелделәр. Әмма көчле командага

Авыл спорт уеннары кысаларында район үзәгендә безнең район һәм Архангель районы командалары арасында хоккей буенча уен узды.

Уен беренче минутлардан ук актив барды – көндәшләрнең һөҗүме краснокамалыларга бер минут тын алырга да мөмкинлек бирмәде. Хәер, безнең команда уенчылары көчле ярышташларның һөҗүменә каршы торырга тырышты. Әмма шулай да беренче период кунаклар файдасына 5:0 исәбе белән тәмамланды.
Краснокамалылар икенче периодта бераз уен барышын үзгәртә алды һәм гол кертте. Әмма Архангель районы хоккейчылары бу юлы тырышыбрак, ышанычлырак уйнады һәм уен башында күрсәткән тизлекләрен киметмәде. Кунакларның тәҗрибәле команда икәне әллә кайдан күренеп торды – Авыл спорт уеннары финалына алар юкка гына даими чыкмаган инде.
Нәтиҗәдә уен кунакларның җиңүе белән тәмамланды.
Читайте нас: