Кама таңнары
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2021, 18:30

Мәгариф бүлегендә эшләүчеләр җитезрәк булып чыкты

"Сәламәтлек" спартакиадасының чираттагы этабы узды.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ир-атлар фестивале"ндә район үзәгендәге оешма һәм предприятиеләр командалары катнашты.
Ярышлар программасына кәрзингә туп ыргыту, дартс, озынлыкка сикерү, катнаш һәм җиңел атлетика эстафеталары кергән иде. Ир-егетләр бөтен ярышларда да бар осталыкларын күрсәтте, беренче булырга тырышты.
Нәтиҗәдә беренче урынны мәгариф бүлеге хезмәткәрләре алды, икенче урында – 83нче санлы янгын сүндерү часте, өченче урында – район эчке эшләр бүлеге командасы.
Читайте нас: