Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2021, 18:30

Хоккейчыларны суык куркытмады

Киез итекләрдә хоккей буенча район турнирының төбәк ярышлары узды.

Краснокама районында район хакимияте башлыгы Кубогына киез итекләрдә хоккей турниры бара. 21 февральдә чираттагы төбәк ярышлар Раздолье авыл биләмәсендә узды.

Ярышларда Курый, Мүзәк, Раздолье һәм Никольск авыларыннан командалар катнашты.

Урамда суык булуга карамастан, хоккейчылар бик шәп уйнады. Мавыктыргыч уен барышында Мүзәк командасы җиңеп чыкты.

Төбәк ярышларда җиңүчеләр Николо-Березовкада узачак финал ярышларда очрашачак.

Читайте нас: